Кичә Мөслим районының урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында интеллектуаль уен оештырылды. Шулай ук Сарман аграр көллиятенең 1 нче номерлы филиалыннан да команда чакырылды. Сораулар Мөслим районы оешуга 85 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел, ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган иде. Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Рушат Җәүдәт улы беренчеләрдән булып балаларга уенда уңышлар теләде. Шулай ук Мәгариф идарәсе җитәкчесе Демидов Рафаэль Тимофеевич белән Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Яббаров Ильмир Назыйф улы да чыгыш ясадылар.
Җиңүче булып Мөслим урта гомуми белем бирү мәктбенең “Убойная сила” косандасы билгеләнде.
2 урын – Михайловка урта мәктәбенең “Интеллектуаллар” командасы.
3 урын – Мари Бүләр урта мәктәбенең “Ритм” командасы.
Калган командалар уенда актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбызның чемпион командасы алга таба Актаныш командасы белән очрашу мөмкинлегенә ия булачак.Уенның барлык катнашучыларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз. Тулырак мәгълүматны “Вконтакте” интернет челтәрендә “МБУ “Центр внешкольной работы” офицаль группасында табарга була (vk.com/club104464323 ).