Хабибуллин Р.Х. туганнары музейда кунакта

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Районыбыз тарихында үз урынын алган, аның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне барлау, “Мөслим туган як музееның” традициясенә әйләнеп килә. Аларның тормыш юлы өйрәнелә, якыннары белән аралашып истәлекләр туплана. Шундый шәхесләрнең берсе, районыбыз белән 20 ел идарә иткән  – Хәбибуллин Рәис Хисамовичның улы Рамил Рәисович “Мөслим туган як музеенда” үзенең гаиләсе белән кунакта булды. Кунакларга һәрбер экспозиция залы һәм музейның фәнни хезмәткәре Равил Тимкинның экскурсиясе бик ошады. Үзләренең тәэсирләрен һәм рәхмәт хисләрен “Дәрәҗәле кунаклар” китабында калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International