"Нептун" коллективы район өчен актив эшләр башкара.

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Нептун йөзү бассейнында график буенча алып барылган эшләрдән тыш, коллектив хезмәткәрләре районның җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Шулай итеп 2 нче февраль  көнне Мөслим районы Башкарма комитеты ясаган график нигезендә, субботник кысаларында  коллектив хезмәткәрләре Бөгелмә аграр коллияте укучылары һәм газучасток хезмәткәрләре белән берлектә үзәк район больницасы  территориясендә эш алып бардылар. Көн дәвамында  үзәк больница  подвалыннан балчык чыгару эшләре башкарылды. Моннан тыш 3 нче февраль көнне “Урман иле” сәламәтләндерү лагерендә барган субботникта катнашу өчен хезмәткәрләр бүленеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International