5 февраль көнне интеллектуаль уен уздырылачак.

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәге 5 февраль көнне Мөслим районының урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Брейн-ринг” интеллектуаль уены оештыра. Сораулар Мөслим районы оешуга 85 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел, ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган. Һәр урта гомуми белем бирү мәктәпләре 4 укучыдан торган команда әзерли. Бүгенге көндә уенга сораулар туплана. Катнашучы командаларга уенда уңышлар телибез. Барлык сораулар буенча Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон 2-60-12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International