30 гыйнвар көнне Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хамзович Муллин студентлар белән очрашты. Район үзәге генә түгел, ә авыллардан да студентлар килү яшьләребезнең җирлеккә булган патриотик хисләрен, район киләчәгенә үз өлешләрен кертергә теләүләренә дәлил. Очрашу бераз үзгә стильдә үтте: студентлар командаларга бүленеп җирлектә тормышка ашырырдай проектлар төзеп, аларны район башлыгына тәкьдим итте. Студентларны Мөслимнең киләчәге борчый: димәк, белем алгач, үз тормышларын туган җир белән бәйлиселәре килә. Әңгәмә барышында эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр барлыгы сөендерде. Рамил Хамзович . студентлар тәкьдим иткән проектларның барысы да тормышка ашырылырга хокуклы дип тапты һәм яшьләрнең потенциалын югары бәяләде. “ Һәрберегез җирлек өчен кирәк, үзегезне саклагыз, кайда гына булсагыз да “Мөслимлеләр” дәрәҗәсен югары йөртегез”, дигән җылы теләкләрен җиткерде. Җанлы әңгәмәнең ахырында райондашыбыз Арслана (Алсу Тәҗетдинова) һәм аның иҗат төркеме студентларны сәләмләде. Чара күршедә урнашкан “Дуслар – клаб” кафе – клубында дәвам итте. Пицца белән чәй эчеп, бераз энергияне тулыландыргач, гитарачыларга кушылып җирлап, төрле кызыклы конкурсларда катнашып, дәртле көйләргә биеп, рәхәтләнеп күңел ачты яшьләр!