29 нчы гыйнвар көнне “Нептун” йөзү бассейнында “Большие гонки” уенының финал ярышлары үтте. Финалда ДЮСШ, РДК, аучылар һәм балыкчылар командасы очрашты. Киеренке көрәш барышында 4 балл белән ДЮСШ командасы 1 урынга чыкты. 8 балл белән икенче һәм өченче урыннарны РДК белән аучылар һәм балыкчылар командасы бүлеште.