28 нче январь көнне Мамадыш шәһәрендә узган XIII республикакүләм Р.Фәхреддин исемендәге укуларда мәгариф идарәсе методисты Нурания Шәймәрданова җитәкчелегендәге районның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге укулар IV секция эшчәнлегендә алып барылды. Гөлнара Садриева (Баек) I секция, Рушания Дәүләтова (Тойгелде), Миләүшә Әмирова (Т.Табын) III секция, Гөлшат Мирзаморатова (гимназия), Дилбәр Гарифуллина (Күбәк) IV секция эшендә чыгыш ясадылар. Укытучыларның хезмәтен югары уку йортлары галимнәре, язучылар югары бәяләде.