Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 29 гыйнвары, җомга
Зәвыклы тавышны һәм уен коралларын табигый яңгырашта ишетү тамашачы күңелендә бөтенләй икенче төрле хисләр уята. Җыр яратучы тамашачыларыбыз өчен Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында 25 ноябрь көнне Алсу Таҗетдинова (сәхнә псевдонимы Арслана) өр-яңа карашлы «Яна дәвер» дип исемләнгән соло концертын тәкъдим итте. Концерт Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән берлектә оештырылды. Алсу сәнгать мәктәбендә белем алучы яшь җырчылар белән эксклюзив дуэтлар башкарды. Концерттан сон, Алсу Таҗетдинова барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, мәктәпкә сертификат тапшырды. Ул бүген вәгъдә иткән электропианиносын алып килде. Бу сәнгать мәктәбе өчен искиткеч зур бүләк булды. Ул орган, рояль кебек тә яңгырый, аны концертлар куйганда күчереп йөртеп тә булачак. Алсу, яшь кенә булуына карамастан, үз эшенең остасы, тырыш, бөтен күңеле белән иҗатка бирелгән шәхес, үзенчәлекле көчле тавышы белән тамашачы күңелен яулады. Без аңа иҗади уныщлар, киләчәктә дә зур сәхнәләрдә чыгышлар ясавын телибез. Иҗат чишмәң саекмасын, залларын һәрвакыт тулып торсын, Алсу!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International