27 гыйнвар көнне Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре студентлар арасында баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрде. 2015 елда башлангыч алган әлеге чара инде матур традициягә әйләнеп бара. Бу елны очрашуда катнашырга 7 команда теләк белдерде. Шулай ук әлеге спорт төрен үз итүчеләр һәм җанатарлар да күп җыелган иде. Егетләр бик матур уен күрсәтеп җиңү баскычында түбәндәгечә урнаштылар: 1 урында “Район үзәге” командасы ( капитаны Арсланов Фасыл), 2 урынны “Гимназия студентлары” яулады ( капитан Вагизов Алмаз), 3 баскычта “Форпост” командасы ( капитан Хабибуллин Фәрхәт). Җиңүче команда “Дуслар- клаб” кафе клубына 1000 сумлык сертификат, ә барлык уенда катнашучылар даими спонсорыбыз Аюпов Айдардан татлы бүләкләр иясе булдылар.