25 нче январь көнне “Нептун” йөзү бассейны администрациясе “Мизгел” яшьләр үзәгендә үткән үзара салым җыю буенча беркетелгән активлар катнашында үткән җыелышта катнашты. Җыелыш барышында 2015 нче ел дәвамында үзара салым акчасын түләмәүчеләрне ачыклау бурычы куелды. Шушы ук мәсәләне яктырткан җыелыш бассейн активы белән дә үткәрелде. Салихов урамына беркетелгән актив кирәкле информацияне критерияләргә салып алдагы анализ өчен авыл җирлеге администрациясенә җибәрде.