Кабул ителгән эшләрдән чыгып, «Открытая страна детства» иң иҗади конкурс дип иглан ителде. Район этабында катнашу өчен 5 номинация буенча 80 артык эш кабул ителде. Иң актив булып Баек мәктәбен атарга мөмкин (13 эш), икенче урында Мөслим гимназиясе (11 эш), өченче урынны Мөслим урта мәктәбе белән Тат. Бүләр утра мәктәбе бүлеште (һәр мәктәптән 10шар эш). Конкурсның нәтиҗәләре алдагы 2 көн дәвамында билгеле булачак. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез.