Лицей һәм Олы Чакмак мәктәбе базаларында оешкан Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Робототехника түгәрәгендә укучылар зур кызыксыну белән йөриләр. Түгәрәктә укучылар үзләренең техник-конструкторлык сәләтләрен үстерү белән беррәттән, эш-хәрәкәтләрне компьютерда программалау нечкәлекләрен өйрәнәләр. Син дә безгә кушыл! Түгәрәк җитәкчесе: Нәгыймов М.Ә.