Бүген, Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе, Метрәй авылында гомер итүче Димиев Исрафил Дими улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Исрафил абыйга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.