Олы Чакмак мәктәбендә эшләп килүче "Тылсым" волонтёрлык отряды укучылары “Шәфкатьлелек юлында” проект кысаларында Тойгелде коррекция мәктәбенә очрашуга бардылар. Укучылар шәфкатьллелек, яхшылык турында сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр, уеннар оештырдылар. Мәктәпнең “ Сәхнә көзгесе” түгәрәгендә шөгельләнүче укучылар концерт куйдылар. Проектның җитәкчесе: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызы.