«Совет детских организаций Республики Татарстан» Советы утырышы

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

24нче гыйнвардан 25нче гыйнварга кадәр «Волга» Яшьләр үзәгендә «Союз детских организаций Республики Татарстан» Советы утырышы узачак. Программа кысасында активистлар Татарстан Республикасы Президенты Миннеханов Р.Н. белән очрашу, Татарстан Республикасы балалар оешмасы Советының өстенлекле юнәлешләрен үстерү , оешманың бренд проектлары хакында фикер алышу, Татарстан Республикасының яшь гражданнары Форумына үзерлек каралган. Районыбыздан делегат итеп Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Биккинина Зилә чакырылган. Аңа күңелле ял һәм нәтиҗәле эшчәнлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International