Бүген "Кадрлар резервы" Республикакүләм конкурсында катнашучы Исламов Ринат һәм Мөслим районы "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "ТАССР оешуга 95 ел" темасына район үзәгендәге мәктәп укучылары белән 3 интерактив белем бирү чарасы үткәрде. Тарихи – хронологик блогтан соң укучылардан төзелгән командаларга “Татарстанның 10 символы” темасына командада эш йөкләнде. Чара барышында Республика төзелүдән башлап ирешелгән уңышлар буенча гомуми тасма төзелде. Һәр команда эшчәнлегенә Мөслим авыл җирлегенең яшь депутаты Эльвира Гараева бәя бирде. Укучылар тренинг, интеллектуаль уеннар, әңгәмәдә бик теләп катнашты. Чаралар кызыклы, ә иң мөһиме файдалы үтте.