20 нчы январь көнне Симәк авылы мәдәният йорты бинасында, 9, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Тат. Бүләр, Мари Бүләр урта, Тат. Шуран, Симәк, Вәрәшбаш төп мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды. Җыелышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Т.Демидов, Сарман аграр көллияте филиал №1 нең директоры И.И.Кирамов катнаштылар.
Р.Т.Демидов 2016 нчы елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар турында чыгыш ясады, тормышта куйган максатка ирешү өчен вакытны файдалы үткәрү кирәклеге турында сөйләде. Кирамов Р.И. аграр көллият базасында укыту һәм дәрестән тыш вакытны файдалы, күңелле уздыру өчен барлык шартларның да оештырылуы турында әйтеп китте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын көллияттә укуларын дәвам итәргә чакырды. Методист Л.И.Галимова 2015 нче елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә тукталды, 2016 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бәян итте. Психолог Э.Ф. Әхмәтҗанова имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде, тренинглар үткәрде.