Яңа Усы авылына Качману бәйрәме уңаеннан Никита атакай килде. Ул Лесхоз һәм Бәчүк чишмәләрен аруландырды. Җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, тәре үптереп, бәхиллеген бирде, соңыннан алып киленгән савытларга су алынды. Авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә балаларны чишмәгә чакырдылар һәм “Изге су” исемле әңгәмә үткәрделәр.