Нептун йөзү бассейнында график буенча алып барылган эшләрдән тыш, коллектив хезмәткәрләре районның җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Шулай итеп 20 нче январь көнне Мөслим районы Башкарма комитеты ясаган график нигезендә, субботник кысаларында коллектив хезмәткәрләре үзәк район больницасы территориясендә эш алып бардылар. Көн дәвамында больница подвалыннан балчык чыгару эшләре башкарылды