18 нче январь көнне Тойгелде авылы мәдәният йорты бинасында, 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Тойгелде, Михайловка урта, Баланны, Рус Шуган төп мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды.
Методист Л.И.Галимова районда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру, 2016 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, имтиханнарны үткәрү тәртипләрен бәян итте. Психолог Э.Ф. Әхмәтҗанова имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде, имтихан вакытында киеренкелектән котылу чаралары буенча тренинглар үткәрде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Т.Демидов 2016 нчы елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар турында чыгыш ясады.