Хабибуллин Р.Х. 90 еллыгы уңаеннан

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Районыбыз тарихында үз урынын алган, аның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне барлау, аларны зурлап искә алу “Мөслим туган як музееның” традициясенә әйләнеп килә. Шундый шәхесләрнең берсе, районыбыз белән 20 ел идарә иткән  – Хабибуллин Рәис Хисамовичның истәлекләрен барлау, туганнары белән очрашу максатыннан, музей директоры Яббарова С.Я. Казан шәһәрендә булды. Ул аның тормыш иптәше Тәзкирә ханым, кызы Рәсимә белән очрашып, районыбыз тарихы өчен бик кыйммәтле булган экспонатлар алып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International