Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Педагогның профессиональ компетентлы үсешендә зур роль уйнаучы методик эшләр педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлау һәм диагностика нигезендә языла. Укытучыларның теоретик белемнәрен практикада кулланып, педагогик тәҗрибәләрен туплап, анализлый белүләре компетентлык күрсәткече булып тора. Методик эшләрнең максаты - укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең иң рациональ алымнарын өйрәтү. Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Румия Деникаева “Музыкаль әсәр өстендә эшләүнен өч этабы" исемле методик эше белән россиякүләм “Педагог порталы” басмасындагы бәйгедә катнашып, сертификат алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International