Укучыларны йөзүгә тарту йөзеннән “Нептун” йөзү бассейнында түбәндәге яңалык кулланышка кертелде. Секциядә шөгыльләнгән вакыттагы километражлар ел азагында саналачак һәм иң яхшы 16 результат иясе май аенда үтәчәк “Соңгы Герой” уенында катнашу дәрәҗәсенә ия булачак. Уенның приз фонды 5000 сум.