Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында хәмерне күпләп сатучылар эшен җайга салу өчен әнә шундый адым ясалган. РФ Хөкүмәте Бердәм дәүләт автматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЕГАИС) хәмер сатучылар эшен җайга салу өчен 2016 елның 20 апреленә кадәр күчеш чоры кертергә карар кылган. . Ул гамәлдәге закон нигезендә күпләп сатучыларның ЕГАИСка 2016 елның 1 гыйнварыннан, ә инде ваклап сатучыларның – 1 июльдән тоташтырылырга тиешлеген билгеләп үтте. - Әмма шул ук вакытта 1 гыйнвардан ваклап сату өлкәсенең бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында күпләп сату белән шөгыльләнүче компанияләрдән хәмер сатып алуны теркәргә тиешлеген дә искәртте. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында компанияләр системада хәмер партиясе турында мәгълүматларны 2016 елның 20 апреленә кадәр теркәмәсә, аларга карата штраф санкцияләре кулланылачак. “Компанияләр 20 апрельгә кадәр әлеге мәгълүматларны кертүне кичектерергә мөмкин: алар нәрсәләрнедер гамәлгә кертергә өлгермәскә, яңа эшкә җайлашып бетмәскә мөмкин. Шул ук вакытта тикшерү нәтиҗәсендә компаниянең ЕГАИСка тоташтырылмаганлыгы ачыкланганда, ул закон нигезендә җавап бирәчәк. Законда исә, лицензияне кире алуга кадәр, төрле җәза чаралары каралган”, - дип басым ясап әйтте ул. 2015 елның июнендә кул куелган тармак законына үзгәрешләр нигезендә, күпләп сату өлкәсе өчен ЕГАИС системасына тоташтырылу срогы 2016 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән: алкогольле продукцияне сатып алуга да, җибәрүгә дә кагыла бу. Шул ук вакытта, рестораннар, кафе һәм барларны кертеп, барлык ваклап сату оешмалары да хәмер җибәрүчеләрдән хәмерне сатып алу турында мәгълүматларны теркәргә тиеш. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары базарда катнашучы кайберәүләр, аерым алганда, рестораторлар билгеләнгән срокта яңа системага тоташырга яки аның өзлексез эшен җайга салырга өлгерә алмыйлар, дип хәбәр иткән иде. Шул сәбәпле Яңа елдан соң хәмернең барлар, кафе һәм рестораннардан юкка чыгу ихтималына бәйле шикләнүләр дә пәйда булды. Әмма “ Росалкогольрегулирование”дә, сәүдә нокталарының ябылу яки хәмер кытлыгы ихтималына борчылырга урын юк, чөнки күчеш чоры турында документка кул куярга әзерләнелә, дип белдерелде. Моңа кадәр Хлопонин хәбәр иткәнчә, хәмер сату буенча күпләп сату өлкәсендә катнашучыларның 90%ы ЕГАИС системасына тоташтырылган. ЕГАИС системасы хәмерне ваклап сату өлкәсенә 2016 елның 1 июленнән кертеләчәк. Дөрес, башта шәһәрләрдә генә. Ә инде авыл җирлекләре өчен әлеге норма 2017 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк. РФдә ЕГАИСның инде 2006 елда этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне учетка алу өчен кертелгәнлеген искәртеп үтик. Системаны гамәлгә кертү этабында базар җитди кыенлыкларга дучар булды: 2006 елның июлендә системаны хәтта ки “кулдан” эшләү режимына күчерергә туры килде: хәмернең һәр партиясенә озату документлары программа аша түгел, ә бәлки кәгазьдә җибәрелде. 2009 елда система “Росалкогольрегулирование”гә тапшырылды, ә инде берникадәр вакыттан соң программаның өзеклекләргә юл куймый торган әйбәтрәк версиясе пәйда булды.