“Татар әдәбияты классигы”

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Яңа Усы авылы китапханәсендә прозаик, драматург Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Татар әдәбияты классигы” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәче иң элек презентация ярдәмендә тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Язучының төрле елларда басылган китапларына күзәтү ясалды. Укучылар белән Фатыйх Әмирханның “Хәят” повестена аерым тукталынды, туган халкына, милләтенә хөрмәт тәрбияләү турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International