Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә
8 нче гыйнвар көнне балаларның каникул ялларын күңелле һәм кызыклы үткәрү макстыннан Мөслим сәнгать мәктәбендә вокал бүлеге укучылары белән “Җырлаоке” музыкаль ярыш үтте. Әлеге чараны югары квалификацияле вокал бүлеге укытучысы Йосыпова Гөлназ Моряк кызы оештырды. Уенчалар ике командага бүленеп ярышнын барлык этабын да уңышлы үтеп, “Матур гөлләр” командасы үзенең интеллектуаль яктан көчен күрсәтеп, “Кызыл кыңгыраулар” командасы җыр сайлаганда һәм караоке җырлаганда музыкаль сәләтләрен ачты. Компетентлы жюри – үзебезнең сәнгать мәктәбенең элекеге укучысы Кәдрия Фәттахова ике команданың да балларын тигезләп: “Дуслык җиңде!” – дип бәя бирде. Һәр катнашучыга яхшы уен өчен татлы күчтәнәчләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International