Иске Карамалы авыл мәдәният йорты 5 гыйнвар көнне балаларны Кыш Бабай янына кунакка җыйды. Алар өчен кызыклы уеннар узды, Кыш бабайга шигъри һәм җырлы - биюле күчтәнәчләрен бүләк итеп, янәшәсендә түгәрәк уен уйнаган һәр балага тәмле бүләкләр тапшырылды.