Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Рәхим ит, 2016" исеме астында Яңа ел тамашасы узды. Яңа ел котлауларын, "Әшәке малайлар" ШТМ командасының 10 еллык юбилей чыгышын, күңелле җырлар, дәртле биюләр, шаян бәйгеләр, иң зур призы бозау булган лотерея уены, маскалар ярышын эченә алган программа тамашачыга күңелле бәйрәм бүләге булды.