Мәгариф хезмәткәрләре арасында уза торган IV кышкы спартакиаданың йомгаклары

2016 елның 1 гыйнвары, җомга

30 нчы декабрь көнне Мөслим гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында уза торган IV кышкы спартакиаданың йомгаклау туры булды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ.Солтанов ачып җибәрде. Спортсменнарны  киң җәмәгатьчелек белән эшләүче оешма председателе Юсупов М.Ш., спорт ветераны Салахов А.С., хезмәт ветераннары Юнысов М., Иванов А.В. сәламләделәр. Чара җыр-бию, юмор белән үрелеп барды. Спартакиадада барлыгы 20 мәктәптән 500 гә якын кеше катнашты. Алар 9 спорт төрендә үзара көч сынаштылар. Мөслим гимназиясе командасы, беренчелеккә чыгып,  Спартакида чемпионы исеменә лаек булды. Икенче урынга – Мөслим лицее, өченчегә – Михайловка урта мәктәбе, дүртенчегә – Мөслим урта мәктәбе командалары чыкты. Бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы, кубок һәм спорт инвентаре алу өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International