Мәктәптән тыш эшләр үзәге уку алдынгылары өчен район Яңа Ел бәйрәме оештырды.

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген Мәктәптән тыш эшләр үзәге уку алдынгылары өчен район Яңа Ел бәйрәме оештырды. Бәйрәмгә район мәктәпләренең 250гә якын уку алдынгылары чакырылды. Беренче яртыеллыкны яхшы билгеләргә генә тәмамлаучыларны район башлыгы Рамиль Хәмзә улы Муллин котлады. Шулай ук укучылар алдында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәүләт Драма Театры да чыгыш ясады. Барлык укучыларга да бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүгенге бәйрәм укучыларга гына түгел, хәтта аларны озата килгән укытучыларга да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International