Безнең өчен үрнәк Шәрипов Әхсән Әмирҗан улына бүген 90 яшь! Юбилярны тәбрикләргә якыннары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды. Әхсән ага район хәкименең тәбрикләвен, РФ президенты котлавын кабул итте. Чара күңелле хатирәләр җылы тәбрикләүләр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Юбилейга иң зур бүләк - Шәрипов Әхсән Әмирҗан улының "Утлы еллар аша" китабының икенче өлеше дөнья күрде.