"Матур булыйк".

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Мәлләтамак авыл китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның 65 яшьлек юбилее уңаеннан "Матур булыйк" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә балалар бакчасыннан, башлангыч мәктәптән балалар, кунаклар килделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, балалар "Матур булыйк", "Очты, очты", "Солдат буласым килә" шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мөҗәһит абыйның укытучы һәм шагыйрь генә түгел, ә оста баянчы, фотограф, рәссам икәне дә искәртелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International