Декабрь – месячник борьбы против наркомании

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: аяныч нәтиҗәләргә китерүе мәгълүм булса да, соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Декабрь  — наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, Бөгелмә аграр көллияте студентлары Мөслим район хастаханәсенең неврологы Алмаз Рөстәм улы Зиннуров белән әңгәмәгә җыелдылар.
     Без бик куркыныч заманда яшибез. Яшүсмер чак – hәр кеше тормышында була торган вакыт. Каядыр барасы килә, кем белән дә булса очрашасы, аралашасы килә. Ләкин уйлап эш итмәсәң, төрле куркыныч компанияләргә эләгеп, гомерлек бәхетсез булу куркынычы да янарга мөмкин.    Әлеге әңгәмә барышында Алмаз Рөстәм улы студентларга яшүсмерләрне наркомания чоңгылына тартып керткән, берничә грамм

наркотик матдәнең колы булуга китергән объектив hәм субъектив сәбәпләр турында сөйләде. Студентлар шулай ук неврологка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

      Бүгенге көндә Бөгелмә аграр көллиятебездә яшьләр белән тәрбия эше оештыруның үзәгендә балаларны наркоманлык, токсикоманлык, эчүчелек кебек яман чирләрдән саклап калу юнәлешендә зур эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International