Студенты аграрного колледжа участвовали в мероприятии цикла акции "Сaмовар Party".

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

 Бөгелмә аграр көллияте студентлары "Мизгел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән "Сaмовар Party" циклының чираттагы чарасына бардылар. Əлеге кичәгә Ринас хәзрәт тә чакырылган иде. Очрашу барышында бик кызыклы уеннар, тренинглар оештырылган иде. Ринас хәзрәт укучылар белән наркотик, Спид, алкоголь һәм аларның кеше организмына зыяны хакында әңгәмә корды. Төрле сораулар биреп, кичәне оештыручылар һәр укучыны игътибар үзәгендә тотып, уйланырга мәҗбүр иттеләр. Соңыннан һәрберсенең фикерләре белән танышып, сорауларга дөрес җавап эзләделәр.  

Əлеге форматта очрашу бик кызыклы һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International