Агымдагы елның 16 декабрендә Мөслим урта мәктәбе базасында район мәгариф идарәсе мәгариф хезмәткәрләре арасында шахмат буенча район сайлап алу бәйгесе оештырды. Әлеге ярышлар финал туры булып торды, спортчыларның бәйге нәтиҗәләре 4 Кышкы район спартакиадасының гомуми команда зачетына керәләр.
Турнирда районыбызның 19 мәктәбеннән 40лап шахмат сөюче катнашты. Ир-егетләр арасында беренчелекне Тат.Бүләр мәктәбе укытучысы Мөнир Нәбиуллин алды. Икенчедә Баек төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Алмаз Рәхимҗанов. Өченче урынга Олы Чакмактан Мөнәвир Нәгыймов чыкты. Хатын-кызлар арасында Михайловка урта мәктәбе укытучысы Людмиля Утябаева җиңү яулады. Икенчедә – Гөлчәчәк Даутова (Мөслим урта мәктәбе), өченчедә Сирена Фәсхиева (Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе).