Яр Чаллы шәһәренең 1 нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткәрелгән регионара “Иҗат, сәнгать, осталык” методик эшкәртмәләр конкурсына йомгаклау ясалды. Анда Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укытучысы Әльфия Каржавкина Ш нче дәрәҗә лауреат Дипломына, “Миләшкәй” балалар бакчаның музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафис кызы “Әти-әниләргә ачык чара” номинациясендә”1 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Лицейның музыка укытучысы Лилия Заянова “Укытучыарга ачык чара” номинациясендә III нче дәрәҗә дипломга ия булдылар.