15 нче декабрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында Мәгариф һәм фән министрлыгы графигы нигезендә 2015 нче елның IV кварталында аттестация үтәргә теләк белдергән мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлекләрен бәяләү эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. Утырыш эшендә Мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе әгъзасы Г.Ә.Гафарова катнашты.