Метрәй авылында субботник оештырылды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Кичә авыл халкы ярдәмендә булачак күңел ачу паркы территориясе  ауган һәм корыган агач-куаклыклардан чистартылды. Монда территорияне уратып алу эшчәнлеге башланды, шулай ук сату-алу урыннары һәм спорт белән шөгыльләнү урыннары да ясарга планлаштырыла. Проект буенча бәйрәм мәйданы оештыру һәм сәхнә кую да каралган. Авыл яшьләренең әлеге эштә иң беренчеләрдән булуы куандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International