Көтеп алынган әлеге көн килеп тә җитте! Кичә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Бөгелмә аграр көллиятенең Мөслимдәге 2нче номерлы филиалы, “Нептун” йөзү бассейны, “Мизгел” яшьләр үзәге, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Яшьлек” спорткомлексы һәм “Форпост” берләшмәсе хезмәткәрләре сәхнә тотты. Дәртле җырлар һәм июләр бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Мондый күңелле очрашуларыбыз соңгысы булмас дигән теләктә калабыз!