Яңа Карамалы авылында Иске Карамалы авыл җирлеге хезмәткәрләре, авыл депутатлары, мәктәп коллективы, клуб мөдире катнашында инвалидлар белән очрашу үткәрелде. Депутатлар инвалидларның тормышы, яшәеше белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр, күчтәнәч пакетлары тапшырдылар. Ә мәктәп укучылары аларга матур җырлар, кызыклы шигырьләр сөйләп, күңелләрен күтәрделәр.