Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе
Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең иң сәләтле балаларының берсе, рәсем сәнгате бүлеге укучысы Закиров Рөстәм (укытучысы Талипова Г. Р.) ясаган эшләрдән күргәзмә ачылды. "Портретлар " исеме астында бу күргәзмәдә танылган шәхесләр һәм авторның кумирлары ясалган. Киләчәктә Рөстәмгә иҗади уңышлар теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International