“Бәхет йолдызы”

2015 елның 4 декабре, җомга

      3 нче декабрь конне Яр Чаллы шәһәренең 1 нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда   Республикакүләм татар милли  сәнгать фестивале ”Бәхет йолдызы-2015” конкурсы булып узды. Анда  “Миләшкәй”балалар бакчасында тәрбияләнүче   Миннегалиев Камиль белән Латыпова Мәдинә  бию номинациясендә парлы татар бию башкарып  2 нче дәрәҗә лауреат Дипломына ия булдылар. Җитәкчеләре Заянова Ландыш Рафисовна.

   Мөслим лицейның 1а нче сыйныф укучысы Адиля Зигангирова вокал-соло номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат дипломына  ия булды. Җитәкчесе музыка укытучысы Заянова Лилия Рафисовна.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International