27 ноябрь көнне Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештә узган "Гадел яшәргә кирәк" дип исемләнгән иҗади эшләргә йомгак ясалды. Жюри әгъзаләре иң башта башлангыч класс укучыларының эшләрен тикшерделәр. 5-9 сыйныф укучылары башкарган эшләргә төрле лозунглар язылган иде. Җиңүчеләрне 7нче декабрҗ көнне Казан Кремлендә бүләкләячәкләр. Безнең районнан Мөслим лицее һәм Күбәк урта белем бирү мәктәбе укучыларын чакырдылар. Аларны бүләкләр белән көтеп калабыз. Ә калган укучыларга конкурсларда активрак катнашып үзенчәлекле иҗади эшләр башкаруларын телибез.