Мәлләтамак авыл китапханәсендә балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп коллективы катнашында Халыкара Әниләр көненә багышланган "Һәрвакыт булсын әни" исемле музыкаль кичә үтте. Кичәдә балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әниләр өчен төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Балалар әниләрен үз куллары белән ясаган бүләкләр белән котладылар.