2 декабрь көнне район мәктәпләре китапханәчеләре “Мөслим туган як музеенда” экскурсиядә булдылар. Музейның фәнни хезмәткәре Равил Илдарович Тимкин китапханәчеләргә районыбызның үткәне турында киң мәгълүмат җиткерде. Шулай ук алар өчен “ Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дип исемләнгән интеллектуаль уен тәкъдим ителде.