“Туган як музее” районыбызга килгән дәрәҗәле кунаклар өчен Мөслим белән танышуның башлангычы булып тора. 30 ноябрьдә музейда “Творческая группа при мэрии г.Казани” группасының җитәкчесе Дарья Толовенкова кунак булды. Музейның һәр залы, борынгы экспонатлары аңарда җылы тәэсирләр уятты. Кунагыбыз музей белән генә түгел, Мөслим үсеше белән соклануын яшермәде. Кунагыбызга музей хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән сувенир бүләк ителде.