Иске Карамалы китапханәсе Күбәк урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Барысы 15 балага китапханә таныклыгы ачылды. Әле әлифбаның барча хәрефләрен өйрәнеп бетермәсәләр дә. нәниләр сериясеннән беренче китапларын яздырып алдылар алар. Шулай ук китапханәгә йөрү кагыйдәләре, китап саклау тәртибе, кызыклы табышмаклар, шигырьләр белән таныштылар.