Сәнгать мәктәбендә музей...

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе
Бүгенгенең кадерен белү өчен, үткәнебезне белергә hәм аның ядкәрләрен кадерләп сакларга кирәк. Тарихи истәлекләргә күз салсак, мәктәбебезнең 50 еллык тарихы бар. Киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як тарихын саклаучы hәм яратучылар итеп тәрбияләү максатыннан, Мөслим сәнгать мәктәбендә бүгенге көндә музей бүлмәсе ремонтланып, күп кенә яңа экспонатлар булдырылды. Мөслим сәнгать мәктәбендә эшләп, яшь буынны тәрбияләүдә, белем бирүдә күп көч куйган укытучылар турында мәгълүматларыгыз, райондагы мәдәният, сәнгать өлкәсендә тарихи әhәмияткә ия булган экспонатларыгыз булса, безгә 2-51-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International