Туган якны өйрәнү музее базасында узучы Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Мөслим хәзинәсе" берләшмәсе археологлары бүген Идел буе Болгарының Х - ХI гасырдагы мәдәниятын өйрәнә башладылар. Археологлар үз куллары белән шул замандагы һөнәрчелекне, эш коралларын һәм ювелир бизәнгечләрне өйрәнәләр. Идел буе Болгарының тарихы картинасын күзаллау укучылырга җәйге практик дәресләрдә ярдәм итәчәк. Син дә берләшмәгә язылырга өлгер. Җитәкчесе: Яббаров Ильмир Назыйф улы. Телефон:: 8-937-579-63-27