28 ноябрь көнне «Дуслар-клаб»ка безнен чакыруны кабул итеп килгән Гитарачыларга зур Рәхмәт! Бәйрәм кичәсен кунагыбыз Арслана Тазетдинова һәм анын иҗат төркеме ачып җибәрде. Иң өлкән гитарачы Раис абый Чакмак авылыннан килгән иде.Иске Карамалы авыллыннан Венер һәм Вильнур Тазиевлар , Иске авыл егете Радик Хафизов, Мөслимнән Рөстәм Зиннатуллин , Ильгиз Хаков, Вильям Тайбактин, Алмаз Сөләйманов матур чыгышлары белән кичәне ямьләде . Айрат Шайхразиев безне тагында шаккаттырды: ул гитарада уйнаган вакытта битбокс(авызы белән кой чыгару) э сенлесе Ләйлә Салахутдинова инглиз телендә жырлады. Бик кунелле кичэ килеп чыкты. Кичәлэребезне “ Дуслар клаб” бинасында уткәрерга булышкан өчен Адар Аюповка да бик зур рәхмәт әйтэсебез килә. Тамашачылар гына әзрәк булды. Оештырган чарага, яшьләр өчен әзер булган кичәгә( бушка, жылы бинада) хәттә килергә иренә яшьлэребез: кызганыч! Ә талантлы егет-кызларыбыз бар, Аллагашокер! Сезнен белән без грурланабыз!!!